Административ-территориаль буйсынуы

1997 елның 8 октябрендә яңа торак пункт буларак теркәлә. Нигезләнгән вакытыннан Биектау районына керә. Хәзер Биектау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокта 2007 елдан «Казаньсельмаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өчен машина һәм җиһазлар эшләп чыгару) эшли.

Мәдәният

“Мөхәммәтзариф” мәчете бар (2008 елдан).

Халык саны

2002 елда – 200,
2010 елда – 278,
2017 елда – 486 кеше (татарлар).