РКП(б)ның Уральск губкомы каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның 15 июленнән 1920 елның 30 ноябренә кадәр Уральск шәһәрендә (Казакъстан) татарча атнага 2 тапкыр, барысы 33 саны нәшер ителә.

«Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән лозунг белән чыга.

Юнәлеше

Татар, башкорт, кыргыз халыкларының революцион хәрәкәте тарихын яктырта.

Әдәбият

Гайнанов Р.Ф., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать (1905–1924). К., 1999;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех