Биографиясе

1839 ел, Иркутск губернасы — 1891 елның 22 сентябре, Казан.

Петербург руханилар академиясен һәм бер үк вакытта Петербург университетының Шәрекъ бүлеген тәмамлаганнан соң (1863), Казан руханилар академиясендә: будда диненә каршы миссионерлык предметлары кафедрасында, 1872–1891 елларда рус гражданнар тарихы кафедрасында укыта; бер үк вакытта, 1880–1884 елларда, академия инспекторы.

1884 елдан яңа ачылган миссионерлык бүлегендә будда дине тарихын һәм монгол телен укыта, профессор (1870).

1877 елдан Изге Гурий борадәрлегенең тәрҗемә комиссиясе әгъзасы: бурят теленә «Иске һәм Яңа Гаһеднең изге тарихы» («Священная история Ветхого и Нового Завета», 1878), «Догалык» («Молитвослов», 1882) һ.б. китапларны тәрҗемә итә.

Хезмәтләре монгол теле белеме, будда дине догматикасына карый.

Хезмәтләре            

Изложение и критический разбор основных начал буддизма. К., 1873;

К биографии о.Иакиифа Бичурина // Православный собеседник. 1886. Ч. 2;

Материалы для истории Пекинской миссии // Православный собеседник. 1888. Ч. 3.

Әдәбият           

Знаменский П.В. История Казанской Духовной Академии за первый (дореформенный) период её существования (1842–1870 годы): В 3 ч. К., 1891–92: Василий Васильевич Миротворцев: Некролог. К., 1891.

Автор — Е.В.Липаков