Биографиясе

1933 елның 4 июне, Мәскәү — 2013 елның 29 октябре, шунда ук.

1962 елда Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетын (А.П.Довженко остаханәсе) тәмамлый.

1962–1981 елларда Казан кинохроника студиясендә эшли, анда ул М.Җәлилгә багышланган «Тормыш – җыр» («Жизнь – песня») документаль-публицистик фильмын (диплом эше) төшерә (1964 елда – «милли герой образын эмоциональ яктан көчле гәүдәләндерүе» өчен Ленинградта узган Бөтенсоюз кинофестивале дипломы, 1965 елларда – иң яхшы режиссура һәм фильмның иң яхшы музыкаль чишелеше өчен Куйбышев шәһәрендә узган Идел буе студияләренең зона кинофестивале призлары).

1981 елдан Мәскәүдә яши.

1986 елда Үзәк телевидениедә Г.Тукайның 100 еллыгына багышланган «Мин дә якты эз калдырырмын» («И я оставляю светлый след») дип аталган тулы метражлы төсле фильм төшерә.

1992 елда Г.Тукай исемендәге Гуманитар фонд оештыра.

Иҗаты

Нәфис фильмнарны татар һәм башкорт телләрендә дубляж ясау белән шөгыльләнә.

«Киң Иделдә» («На Волге широкой») киножурналының 28 тематик махсус чыгарылышын, кыска метражлы документаль һәм фәнни-популяр фильмнар, шул исәптән Казан мех берләшмәсендә планлаштыруның яңа системасы турында «Уйларга, эзләнергә, өйрәнергә» («Думать, искать, учиться», 1967), «Нәҗип Җиһанов» («Назиб Жиганов», 1969), «Чуаш риваяте» («Чувашская легенда», 1970), «Казан» (табигать күренешләре турында, 1973), «Нефть катламнары штурманнары» («Штурманы нефтяных недр», 1977) фильмнарын төшерә.

Үзе төшергән күп кенә фильмнарның сценарий авторы да.

Әдәбият

Колина С. Казанские москвичи // Казань. 2001. № 9–10.

Автор – Е.П.Алексеева