- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1943 елның 17 ноябре, вафатыннан соң), сержант (1943)
1925 ел, Оренбург өлкәсенең хәзерге Шарлык районы Яңа Муса авылы –1943 елның 8 ноябре.
Каттакурган шәһәрендә (Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсе) мәктәптә укыта.
1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 69 нчы механикалаштырылган бригадасы мотоукчылар батальонында отделение командиры.
1943 елда Дала фронты составында Курск тирәсендәге сугышта катнаша. Черкасск өлкәсе Канев районының Зарубинцы авылы янында Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә (1943 елның 22 сентябре).
Сугышта һәлак була.
Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000.
Салахутдинов Ф., Хасанов М., Косько М. Звёзды Самарканда. Таш., 1968.
Таджибаев Х.Н. Мужество. М., 1977.
Шел парнишке в ту пору... Киев, 1985.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.