Биографиясе

Гомер еллары: 1892–1937.

Сәхнә эшчәнлеген 1912 елда «Нур» труппасында башлый, Оренбург, Чиләбе шәһәрләре татар театр труппаларында эшли, Г.Камал, Г.Исхакый, С.Рәмиев, Ф.Шиллер, Ж.-Б.Мольер, А.Островский пьесаларында уйный.

1919–1928 елларда Оренбург губернасының халык мәгарифе бүлегендә сәнгать секциясен җитәкли. 1930 елларда Оренбург шәһәрендә педагогик эштә.

Репрессияләр чоры корбаны.

Бүләкләре

Хезмәт Батыры (1925).