Биографиясе

1892 елның 28 ноябре, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Дүсән авылы — 1938 елның 10 гыйнвары, Мәскәү өлкәсе Бутово полигоны.

«Галия» мәдрәсәсендә (Уфа шәһәре, 1910–1911), Кызыл профессорлар институтында (Мәскәү, 1932–35) укый; Тубыл гимназиясен экстерн тәртибендә тәмамлый (1917).

1918–1919 елларда Оренбург өлкәсендә: Мөселманнар хәрби-революцион комитеты әгъзасы, халык мәгарифе комиссары, Оренбург фронты интернациональ полкының 2 нче батальоны командиры, Идел буе татар укчылар бригадасы 1 нче бүлегенең сәяси бүлекчәсе башлыгы.

1920 елдан дипломатик эштә: Төркестан Коммунистлар партиясе ҮК әгъзасы (1920–1921), РСФСРның Бохара Халык Совет Җөмһүриятендәге вәкаләтле вәкиле урынбасары. 1921–23 елларда РСФСРның Мәшһәд шәһәрендәге ген. консулы, 1923 елда СССР ның Решт шәһәрендәге (Иран) ген. консулы. 1924–1925 елларда СССРның Хиҗаз, Нәҗд корольлекләрендәге (Согуд Гарәбстаны) генераль консулы, 1926–1928 елларда вәкаләтле вәкиле. 1929–1932 елларда СССРның Йәмәндәге Якын Көнчыгыш илләрендә сәүдә вәкиле. 1936–1937 елларда СССРның Согуд Гарәбстанындагы вәкаләтле вәкиле. Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Гадилов Л.З., Гумеров Ф.Х. Революционер-дипломат К.А.Хакимов: Ист.-биогр. очерк. Уфа, 1977; 

Воспоминания о Кариме Хакимове. Уфа, 1982; 

К.Хакимов — первый советский полпред в Саудовской Аравии // Гасырлар авазы = Эхо веков. 1995. Май; 

Валеев Р. Миссия в Джидде // Татары у себя дома. К., 2005.