Биографиясе

1758 елның 23 декабре, Бавария, Хохштадт шәһәре – 1850 елның 11 августы, Швейцария, Аарау шәһәре.

Дилиннген руханилар семинариясен тәмамлый (1782).

1782–1789 елларда монах, монастырь мәктәпләрендә укыта.

1789 елда монахлык вазифасын үтәүдән туктый.

1793 елдан Швейцариядә: Цюрих кантоны Фәннәр министрлыгында, Аарау шәһәре мәктәбендә эшли (1803–1810).

1810 елдан Казанда: профессор М.Ф.Бартельс тәкъдиме белән Казан университетына минералогия укытучысы буларак кабул ителә. Броннер үзенең минераллар коллекциясен Казан университетының геология музеена тапшыра. 1812 елдан Казан университеты каршындагы Педагогия институты директоры, 1815 елдан казна исәбенә укучы студентлар инспекторы.

1817 елдан Аарау шәһәрендә яши, кантон мәктәбендә укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Швейцария һәм немец вакытлы матбугатында сәясәт, тарих, әдәби тәнкыйтькә багышланган мәкаләләр бастыра. Казан университеты тарихы һәм педагогик фикерләүләр буенча әһәмиятле чыганак булган көндәлек калдыра.

Әдәбият

Нагуевский Д.И. Профессор Франц Ксаверий Броннер, его дневник и переписка (1758–1850 гг): В 2 ч. Казань, 1902.

Автор – Р.Р.Исхакова