- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Олы Кәминкә елгасының югары агымы буенда, Чирмешән авылыннан 18 км төньяктарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, балта эше тарала.
XX йөз башында мәчет һәм мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 925 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Югары Кәминкә авыл җирлегендә.
1930 елларда авылда Орджоникидзе исемендәге колхоз (үзәк утары – Югары Кәминкә авылы) оештырыла. 1996 елдан “Орджоникидзе” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2015 елдан “Илхан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан), төзекләндерелгән “Кәркәле” чишмәсе бар.
М.Н.Насыйров (1930–2019) – агроном, икътисадчы, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мамадыш районының “Мамадыш” совхозы директоры (1980–1995 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Чирмешән районының мактаулы гражданы.
1782 елда – 72 ир-ат;
1859 елда – 325,
1897 елда – 773,
1908 елда – 904,
1920 елда – 749,
1926 елда – 454,
1949 елда – 501,
1958 елда – 494,
1970 елда – 583,
1979 елда – 439,
1989 елда – 308,
2002 елда – 288,
2010 елда – 259,
2020 елда – 203 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.