Биографиясе

1918 елның 25 октябре, Вятка губернасы, Малмыж өязе Адай авылы — 2009 елның 1 сентябре, Казан.

Казан сынлы сәнгать училищесен тәмамлый (1938).

Бөек Ватан сугышында катнаша. Хәрби хәбәрчеләрнең «Ватан өчен көрәшләрдә» («В боях за Родину»), «Сталинград өчен сугышта» («Битва за Сталинград») исемле очерклар китапларына иллюстрацияләр авторы (икесе дә — 1943).

1944–1945 елларда армия газетасы рәссамы.

1946 елда Казанга кайта, Татарстан сәнгать фондында эшли.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1947).

Иҗаты

М.У. Усманов. «Казан - борынгы һәм яшь шәһәр». 1986

Триптихның үзәк өлеше. ТР дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗатының башлангыч чорында баталь жанрдагы «Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин батырлыгы» (1945), «Совет артиллериясе утка тота», «Днепр өчен сугыш» (икесе дә — 1946) картиналарын иҗат итә.

Усманов пейзаж, аеруча индустриаль пейзаж жанры үсешенә зур өлеш кертә. Беренче булып нефть темасын ачуга керешә, бу юнәлешкә «Татарстан нефтьчеләре иртәсе» (1951), «Баулы юлы», «Нефть промыселенда» (икесе дә — 1954 тә), «Атаклы бораулау остасы М.Гыймазов бригадасы» (1956), «Камада нефть вышкалары» (1962; 1964), «Иделдә бораулау скважиналары» (1967) һ.б. зур масштаблы картиналарын багышлый.

КамАЗ төзелеше темасына, башка сәнәгать объектларына мөрәҗәгать итеп, «Зәй ГРЭСы төзелеше» (1958), «Портта», «Миңлебай газ-бензин заводы» (1964) картиналарын яза.

Күптөсмерле палитралы, үзенчәлекле нәкышь алымнары осталарча файдаланылган «Яңа Кама» картинасы (1970) Усмановның этаплы әсәрләреннән берсе булып тора. «Казан» (1971), «Камада яңа кала» (1974), «Түбән Кама нефть химиясе заводы» (1978) триптихлары һ.б. авторга хас алымнар белән иҗат ителә.

Идел, Кама күренешләреннән гыйбарәт пейзажлар («Иделдә шәфәкъ», 1971; «Шишкинның туган ягында», 1980); Россиянең урта полосасындагы табигать матурлыгына мәдхия җырлаган камера-лирик картиналар («Урман читендә», 1959; «Күл өстендәге каеннар», 1968; «Иделдә шәфәкъ», 1971) авторы. 1980 еллар ахырыннан натюрмортлар яза.

1990 еллар ахырыннан сюжетлы-символик эчтәлекле «Очу», «Аждаһа» (икесе дә — 1998) һ.б. картиналар иҗат итә.

Китап графикасы өлкәсендә (төсле литография, цинкография, тушь) эшли, Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итә, Г.Тукай тәрҗемәсендә «Алтын әтәч» әкиятенә, татар халык әкиятләренә, Д.Аппакованың «Тапкыр малай» китабына (барысы да — 1950) иллюстрацияләр авторы.

Фронтовик рәссамнарның Киевта уздырылган этюдлар һәм рәсемнәр күргәзмәсендә (1944), ТАССР (1947 дән), «Зур Идел» (1967 дән), «Советская Россия» һ.б. күргәзмәләрдә, Япониядә (Токио, 1974–1981), Италиядә (1972), Финляндиядә (1980) уздырылган замандаш совет күргәзмәләрендә катнаша.

Гамәли һәм китап графикасы әсәрләре Венгриядә, Чехословакиядә, ГДРда уздырылган күргәзмәләргә куела.

Шәхси күргәзмәләре 1968, 1971, 1978, 1980, 1989, 1998, 2006, 2008, 2018 елларда (Казан), 1981 елда (Әлмәт) уздырыла.

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Әлмәт картиналар галереясында, Кораллы Көчләр Үзәк музеенда (Мәскәү), Япония, Франция, Италия, АКШ һ.б.дагы шәхси тупланмаларда саклана.

М.У. Усманов. «Яңа Кама». 1970

ТР дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Махмуд Усманович Усманов: Родной край: Каталог выставки. К., 1974.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова