Биографиясе

1918 елның 1 апреле, хәзер Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылы — 1987 елның 31 марты, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1949).

Бөек Ватан сугышында катнаша, Ерак Көнчыгыш фронтының «Тревога» газетасында хәрби хәбәрче.

1946–1959 елларда (бүленеп) Татарстан радиокомитетында мөхәррир, соңрак башлык урынбасары.

1949–1953 елларда совет гаскәрләренең Төньяк төркеме составындагы «Вольность» газетасында өлкән әдәби хезмәткәр.

1960–1963 елларда Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир, 1967–1971 елларда «Кооператор Татарстана» газетасында җаваплы мөхәррир. Иҗаты

«Йөрәк җырлый» (1959), «Күңелем аккошы» (1966), «Ул кайтмады» (1968), «Ак күгәрченнәр» (1972), «Туган як» (1975), «Офыклар» (1988) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Мазуновның шигырьләренә нечкә лиризм хас, аларда туган як табигатенең матурлыгы чагыла. Композиторлар Б.Мөлекев, М.Мозаффаров, Р.Яхин, Ә.Бакиров, З.Хәбибуллин, А.Ключарёв көйгә салган «Туган як», «Язгы хисләр», «Яшьләр җыры», «Әниемнең җылы кочагы» кебек җырлары халык арасында киң популярлык казана.

Балалар өчен «Энесенә ул апа» (1960), «Урал улы» (1962), «Нәни төзүчеләр» (1967),«Уйнагыз, балалар» (1985) исемле китаплары бар.

А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, С.Я.Маршак, Н.Хикмәт, П.Хузангай шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Ихлас күңелдән. К., 1980.