Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Беренче исеме – Бөреле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сүс тетү, тукучылык (киндер сугу) тарала.

ХХ йөз башында 2 тимерчелек, 3 җил һәм 1 ярма яргыч эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 727,4 дисәтинә тәшкил итә.

1912 елда авылда Е.А.Боратынскийның хатыны А.Л.Боратынская ярдәме белән А.Н.Раеваның шәхси мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

2000 елдан авылда “Красная Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге – Алтын Урда чоры болгар әйберләре табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Ф.Яшин (1907 – 1957) – Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое; авылның бер урамына аның исеме бирелә.

Халык саны

1782 елда – 165 ир-ат;
1859 елда – 237,
1897 елда – 294,
1920 елда – 396,
1926 елда – 350,
1938 елда – 420,
1949 елда – 225,
1958 елда – 200,
1970 елда – 114,
1989 елда – 79,
2002 елда – 87,
2010 елда – 79,
2017 елда – 86 кеше (руслар – 99%, башкортлар – 1%).