Тарихы

1619 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук ияр такталары җитештерү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете, “Труд” инвалидлар артеле (40 кешедән тора, ат җигү кирәк-яраклары, балта сабы ясыйлар, тегүчелек белән шөгыльләнәләр) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 900,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Өркеш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Комбайн” колхозы оештырыла, 1958 елда – “Нырты” совхозы (Нырты совхозы поселогы), 1984 елда “Өркеш” совхозы (Өркеш авылы) (1992 елдан – “Өркеш” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан “Өркеш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) итеп үзгәртелә, хәзер “Сөт иле – Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1959 елда – сигезьеллык, 1991 елда урта (2004 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә, 2012 елдан авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РФА академигы А.Х.Газизуллин исемендәге мәктәп.

Мәктәп каршында 1999 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (оештыручысы – М.Г.Гыйльметдинов).

Авылда балалар бакчасы (1962 елдан, 2004 елдан мәктәп каршында мәктәпкәчә төркем, мәктәп бинасында), мәдәният йорты (2000 елдан), китапханә (1921 елдан), мәчет (1994 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Бакыр чишмәсе”, “Кул чишмәсе”, “Насыйр чишмәсе”, “Солтан чишмәсе”.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 7 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

С.Г.Кәримуллин (1906–1942) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Кукмара районы газетасының беренче мөхәррире (1930 елдан), А.Матросов батырлыгын кабатлый, район газетасы редакциясе тарафыннан ел саен бирелә торган С.Г.Кәримуллин исемендәге бүләк булдырыла.

Халык саны

1782 елда – 53 ир-ат;
1859 елда – 373,
1897 елда – 697,
1908 елда – 749,
1920 елда – 683,
1926 елда – 696,
1949 елда – 504,
1958 елда – 444,
1970 елда – 496,
1979 елда – 408,
1989 елда – 321,
2002 елда – 319,
2010 елда – 283,
2017 елда – 297 кеше (татарлар).