2 нче Белоруссия фронты сәяси идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1944 елның маеннан 1945 елның 5 июненә кадәр татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире — Г.Гыйльманов.

«Фронт хакыйкате» редакциясе составына Төньяк-Көнбатыш фронтның таратылган «Ватан өчен» газетасы хезмәткәрләре Г.Гыйльманов, Ә.Әхмәдиев, Ш.Мөдәррис, Ә.Сәлиев, Г.Насрый күчерелә.

1945 елның июнендә Германиядәге совет гаскәрләренең Төньяк төркеме органы була һәм «Җиңү байрагы» дигән яңа исем ала.

1947 елның февраленә кадәр чыга.

Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (1945 елның июнендә).

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Р.А.Айнетдинов