Биографиясе

1897 ел, Казан губернасы, Казан өязе Түбән Аты авылы –1938 елның 9 мае.

1911–1915 елларда Дагстандагы шәхси предприятиеләрдә приказчик булып эшли.

1916–1917 елларда Россия армиясе сафларында хезмәт итә.

Казанда 1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша.

Граҗданнар сугышы чорында 1918–1921 елларда Көнчыгыш, Көнбатыш һәм Көньяк фронтларда Кызыл Армиянең сәяси хезмәткәре.

Идел буе һәм Урал яны шәһәрләрен, шул исәптән Казанны һәм Ижевскины акгвардиячеләрдән азат итүдә катнаша.

1919 елда 7 нче укчы дивизиянең полк комиссары, генерал А.И. Деникин армиясенә каршы сугыша.

1921–1922 елларда БҮБК (Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты) каршында һәм РСФСР Милләтләр эше халык комиссариатында ТАССРның вәкаләтле вәкиле, 1922–1925 елларда ТАССР ҮБК (Үзәк башкарма комитеты) Президиумы әгъзасы, рәис урынбасары.

1925–1927 елларда Казанда хакимият-хуҗалык эшендә: Дәүләт банкының һәм Бөтенроссия коммерция банкының Татарстан конторасы җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе, Татарстан Кәсепчелек промыселлары берлеге рәисе.

1928–1929 елларда ТАССР XXC (Халык хуҗалыгы советы) рәисе.

1929–1934 елларда җылылык электр станциясе төзелеше җитәкчесе, соңрак 1 нче Җылылык электр станциясе директоры.

1934–1936 елларда ТАССРның җиңел сәнәгать, 1936–1937 елларда җирле сәнәгать халык комиссары.

Татарстанның Социалистик Төзелеш Батыры (1932 ел).

Репрессияләр чоры корбаны (кара  «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше; «Уң троцкийчы милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше); вафатыннан соң аклана.

Әдәбият

Белялов У.Б. Ганеев Али Ганеевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн. 3.

Автор – Ф.Г.Калимуллина.