Тарихы

1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мич чыгару, киез һәм киез итек басу һәм тегүчелек тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1402,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Курсабаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Сталин» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Мәрданов). 1951 елдан авылда – «Яңа юл» (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Югары Утар, Түбән Утар, Сүлә авыллары керә), 1958 елдан – «Победа» колхозлары, 1994 елдан – «Победа» күмәк предприятиесе, 2008 елдан «Курсабаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. 2012 елда сөтчелек комплексы корыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1948 елда – җидееллык, 1953 елда – сигезьеллык, 1987 елда – урта (яңа бина төзелә), 2019 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернаты итеп үзгәртелә.

1991 елдан мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли (нигезләүчесе – Д.Я.Закирова).

Авылда мәдәният йорты (2018 елдан – яңа бинада), китапханә (1932 елда уку өе буларак ачыла, 1943 елдан – клуб бинасында, 1979 елдан – яңа бинада, 2000 елдан – элекке балалар бакчасы бинасында), «Кояшкай» балалар бакчасы (2019 елдан, 1974–1991 елларда – «Салават күпере»), фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан – күп функцияле үзәк бинасында), мәчет (2010 елдан).

1995 елда мемориаль обелиск ачыла, Советлар Союзы Герое З.Х.Хәбибуллин бюсты урнаштырыла.

Күренекле кешеләре

Б.Ш.Хөснетдинов (1910–1942) – химик, заведующий Татарстан спирт трестының спирт подвалы мөдире (1932– 1934).

Халык саны

1859 елда – 510,
1897 елда – 705,
1908 елда – 789,
1920 елда – 822,
1926 елда – 667,
1938 елда – 818,
1949 елда – 737,
1970 елда – 520,
1979 елда – 482,
1989 елда – 413,
2002 елда – 402,
2010 елда – 398,
2020 елда – 365 кеше (татарлар).