Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1924 елда Яңа Кәшер авылы кешеләре авыл хуҗалыгы ширкәте буларак нигез сала. 1929 елга кадәр Социализм авылы дип йөртелә.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Әлмәт волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Кәләй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Сабанчы” колхозы оештырыла, 1954 елда Будённый исемендәге колхоз (Кәләй авылы) составына керә, 1958 елдан ул “Знамя” колхозы дип йөртелә. 1973 елдан совхоз, 1975 елда “Кичү”, 1985 елда Н.Е.Токарликов исемендәге совхозларга үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 109,
1938 елда – 160,
1949 елда – 102,
1958 елда – 89,
1970 елда – 55,
1979 елда – 32,
1989 елда – 8,
2002 елда – 4,
2010 елда – 55,
2015 елда – 70 кеше (татарлар).