Биографиясе

1832 ел, Тверь губернасы, Бежецк өязе Эська авылы — 1883 елның 6 ноябре, Мәскәү).

Мәскәү руханилар академиясен тәмамалаганнан соң (1856), Кострома руханилар семинариясендә укытучы булып эшли.

1857 елдан монахлыкта.

1858 елдан Казан руханилар академиясендә, экстраординар профессор (1865). 1865 елдан Петербург руханилар академиясендә инспектор, бер үк вакытта «Христианское чтение» журналының редакция комитеты әгъзасы.

1866 елдан архимандрит. 1869 елдан Петербург руханилар академиясе ректоры, бер үк вакытта 1872–1874 елларда Изге Синод каршындагы Укыту комитеты рәис.

1874 елдан Әстерхан һәм Енотаевск, Түбән Новгород һәм Арзамас епискобы.

1879 елда ялга озатыла һәм җитәкчелек хокукы белән Мәскәүдәге Донской монастырена озатыла.

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре дини тәгълимәт һәм чиркәү тарихына карый.

Хезмәтләре

Взгляд на мнение новейших рационалистов о существе религии (из лекции по основному богословию) // Православный собеседник. 1860. Ч. 2; 

Задача нравственного богословия, как науки // Христианское чтение. 1868. Ч. 1.