- РУС
- ТАТ
Казан медицина фәнни мәктәбендә дерматология юнәлешенә нигез салучы А.Г.Геның фәнни-тикшеренү эшләре сифилиска, тиредә профессиональ авыруларга диагноз кую һәм дәвалауга багышлана. 1900 елда ул тире авыруларын яктылык нуры белән дәвалау кабинеты ача.
Казан медицина институты галимнәре тиредә катлам-катлам була торган авырулар динамикасы (Я.Д.Печников, 1950 еллар), тире авырулары патогенезында бактериаль аллергия, аутоаллергиянең роле өйрәнелә (Г.Г.Нуриев, 1960 еллар), аларны дәвалау ысуллары эшләнелә.
Склеродермия белән авыручыларны дәвалау өчен димексид препараты тәкъдим ителә (В.П.Сергеев, 1980 еллар).
Балаларда псориаз, аллергодерматозлар, озакка сузылган дерматитларны булдырмау ысуллары эшләнелә (Р.З.Зәкиев, 1990 еллар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.