Югары башкомандующий адмирал А.А.Колчак армиясе штабы карамагындагы гаскәри имам идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елда Омск шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 10 саны чыга.

«Рус җәмгыяте» басмаханәсендә басыла.

Мөхәррире — гаскәри имам Г.Сәлимгәрәев, прапорщик Ф.Габдуллин.

Консерватив-монархик юнәлеше белән аерылып тора.

Литература

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров