Биографиясе

1822 ел, Байкал аръягы өлкәсе Кутетуй олысы – 1855 елның 2 марты, Иркутск шәһәре.

Казандагы Беренче ир балалар гимназиясен (1842), Казан университетын (1847) тәмамлый. О.М.Ковалевский шәкерте.

1847–1949 елларда Санкт-Петербургта яши, Азия музеенда эшли: монгол китаплары һәм кулъязмалары каталогын төзи. 1850 елдан Көнчыгыш Себер (Иркутск шәһәре) генерал-губернаторы каршында махсус вазифалар үтәүче. Себергә сәфәрләре вакытында декабристлар белән аралаша; Н.А.Бестужев аның портретын ясый.

Фәнни эшчәнлеге

Банзаров диалектология, археология һәм чыганакларны өйрәнү буенча тикшеренүләр алып бара. Хезмәтләре монгол халыклары телләренә, әдәбияты, тарихы, этнографиясе һәм диненә карый.

Истәлеге

Банзаров исеме Улан-Удэ шәһәрендәге Бурятия педагогия институтына бирелгән.

Хезмәтләре

Собрание сочичений. М., 1955.

Әдәбият

Потанин Г.Н. Очерк жизни и деятельности Доржи Банзарова // Банзаров Д. Чёрная вера, или Шаманство у монголов. СПб., 1891.

Венгеров С.А. Критико-биографический словарь русских писателей и учёных. СПб., 1891.

Румянцев Г.Н. Доржи Банзаров как филолог // Записки Бурят-Монгольского государственного научно-исследовательского института языка, литературы и истории. 1941. Выпуск 3–4.

К 100-летию со дня смерти Д.Банзарова (материалы научных сессий и статьи). Улан-Удэ, 1955.

Автор – В.Х.Хаков