Эчтәлек

1) Иранда идарәче династия әгъзалары титулы; күчерелмә мәгънәдә — кәтиб, эш башкаручы (чиновник), сәркәтип. Титул аксөяклек елдарәҗәсе буларак кулланганда, «Морза» термины исем артыннан куела (мәсәлән, Мәхмүд морза).

2) Алтын Урда һәм соңыннан Россия империясенә кергән төрки-татар халыкларында эре феодал яки аерым ыруг, кабилә башлыгы, рус дворяннарына тиңләштерелгән феодаль аксөяк вәкилләре дәрәҗәсе.

3) Татар теленең кайбер диалектларында һәм казакъ телендә түбәнчелек белән мөрәҗәгать итү формасы.

4) Хәзерге төрки халыкларның кайберләрендә ир-ат исеме яки исеменең бер өлеше.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923;

Госманов М.Г. Татарские исторические источники. К., 1972.

Автор — М.Г.Госманов