ТАССР ҮБК һәм ХКСның 1931 ел 4 гыйнвар карары нигезендә оештырыла, эшчәнлеге 1931 елның 11 гыйнварыннан башлана.

Хәзерләүләр һәм халыкны азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итү белән шөгыльләнә, товар бәяләрен көйли, республиканың азык-төлек сәнәгатен күтәрү һәм реконструкцияләүгә җитәкчелек итә.

Элек — эшләр башкару идарәсен, планлаштыру-икътисад, исәп һәм хисап, сәүдә, хәзерләүләр, тәэминат, сәнәгать, башкаруны тикшерү, халык хуҗалыгы планын үтәү, кадрлар һәм махсус секторларны, рационализаторлык һәм уйлап табу бюросын; янгыннан саклану инспекциясен, 1934 елда эшләр башкару, сәүдә һәм тәэминат, сәнәгать идарәләрен, бухгалтерияне, оештыру-инструкторлык төркемен, хәзерләүләр, кадрлар, махсус секторларны, санитария, сыйфат инспекцияләрен, янгыннан саклану-каравыл сагын үз эченә ала. Халык комиссариаты системасына 250 ләп азык-төлек җитештерү сәнәгате предприятиесе, 5500 гә якын сәүдә оешмасы, 20 дән артык кабул итү-хәзерләүләр пункты һ.б. керә.

ТАССР ҮБКна, ТАССР ХКСна һәм РСФСРның шундый ук Халык комиссариатына буйсына.

ТАССР ҮБК Президиумының 1934 ел 29 август карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТАССР Җирле сәнәгать халык комиссариатына һәм ТАССР Эчке сәүдә халык комиссариатына тапшырыла.

Халык комиссарлары: Н.И.Анцишкин (1931 елның гыйнвары–апрель), М.И.Залипский (1931 елның апреле–1934).                        

Автор — Е.Б.Долгов