Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 519 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Дәвеш авыл җирлеге составына керә.

1931 елдан – Нариман исемендәге авыл хуҗалыгы артеленә, 1953 елдан – “Кызыл Татарстан” колхозы, 1964 елдан – “Ялкын” колхозы, 1994 елдан – “Ялкын” авыл хуҗалыгы кооперативы, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда клуб эшли.

Халык саны

1782 елда – 48 ир заты;
1859 елда – 240,
1897 елда – 390,
1908 елда – 519,
1920 елда – 519,
1926 елда – 391,
1938 елда – 294,
1949 елда – 251,
1958 елда – 215,
1970 елда – 179,
1979 елда – 140,
1989 елда – 67,
2002 елда – 59,
2010 елда – 34,
2015 елда – 28 кеше (татарлар).