- РУС
- ТАТ
1792 елның 14 сентябре, Коломна шәһәре — 1869 елның 26 июне, Мәскәү.
«Соңгы Новик» («Последний Новик», Ч.1–4, 1831–33), «Боз йорт» («Ледяной дом», 1835), «Басурман» (1838) һ.б. романнар, «Опричник» (1843), «Көндәш әниләр» («Матери-соперницы», 1867) драмалары, повестьлар авторы.
1824 елдан Казанда яши. 1825 елның сентябрь–декабрендә Казан университеты студентлары инспекторы, 1827 елга кадәр — Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе һәм Казан губернасы халык училищеләре директоры; соңыннан Мәскәүгә күчә.
Язучы тормышының Казан чоры «М.Л.Магницкийны мин ничек белә идем» («Как я знал М.Л.Магницкого», 1866) очеркында чагылыш таба. Анда Лажечников университеттагы иҗтимагый атмосфера турында яза, Казан аксөякләренең, шәһәрнең мәдәни тормышын тасвирлый.
Полн. собр. соч.: В 12 т. СПб.–М., 1899–1900.
Автор – Ж.Ф.Хәкимова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.