- РУС
- ТАТ
Агроном, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе
1927 елның 18 августы, Чистай кантоны Берёзовая Грива авылы – 2010 елның 21 июне, Алексеевск районы Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1967).
1940–1983 елларда Алексеевск районында: «Заветы Ленина» колхозында тракторчы (1943 елдан), клуб мөдире (1953 елдан), бригадир (1956 елдан), «Левашовский» (1963 елдан), «Лебединский» (1968) совхозларында бүлек управляющие; «Родина» колхозы рәисе (1968 елдан), «Красный Восток» совхозы директоры (1972–1983).
М.М.Самороднов ике хуҗалыкның да үсешенә өлеш кертә. 1972 елда «Родина» колхозында бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 20,9 ц га, еллык савым һәр сыердан уртача 2932 кг га җитә. «Красный Восток» совхозында М.М.Самороднов җитәкче булганда бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 6,5 ц га, еллык савым һәр сыердан 243 кг га арта; 460 баш мөгезле эре терлек өчен бина, 3000 баш дуңгыз өчен ферма, 6838 кв.м торак йорт төзелә.
Октябрь Революциясе ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.