- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Олы Бахта елгасының югары агымы буенда, Чистай шәһәреннән 22 км көньяктарак урнашкан
XVIII йөз башында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кыр Кондратасы, Баганалы, Вершина речки Бахта исемнәре белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке чукындырылган татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Мордва Баганалысы авылының Казан Мәрьям Ана чиркәве приходына карый.
1874 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе нигезләнә (1903 елда 31 ир бала укый), 1905 елда аерым бина корыла. 1912–1917 елларда Казан епархиясе архитекторы Ф.Н.Малиновский проекты буенча приход халкы хисабына агач апостоллар Петр һәм Павел чиркәве төзелә (дини архитектура истәлеге, совет чорында бинасы хуҗалык ихтыяҗларында файдаланыла, дин тотучыларга кайтарылганнан соң реставрацияләнә).
XX йөз башында «Рус халкы берлеге»нең җирле бүлекчәсе, 4 тегермән, 2 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1102 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Мөслим авыл җирлеге составында.
1929 елда киләчәктә алдынгы хуҗалыкка әверелгән «Бахта» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Д.Агеев). 1955 елдан Киров исемендәге колхоз дип атала. 1957 елдан авылда – эреләндерелгән «Ударник» колхозы (үзәк утары – Мөслим авылы), 1991 елдан мөстәкыйль колхоз, 1994–2007 елларда – «Бахта» күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (беренче укытучысы – М.Смирнов), беренче махсус бинасы 1932 елда төзелә, хәзерге вакытта – башлангач мәктәп– Мөслим авылы мәктәбе филиалы.
1933 елда кулаклыкта гаепләнеп хөкем ителгән таза тормышлы М.Ивановның кирпеч йортында клуб һәм уку өе (соңрак – китапханә) ачыла, 2020 елда алар өчен яңа бина төзелә.
Клуб каршында «Карендәш» фольклор ансамбле эшли (2000 елдан, 2013 елдан – халык ансамбле, җитәкчесе – А.В.Акманова).
Авылда «Шатлык» балалар бакчасы (1972 елдан, башта элекке сәүдәгәр йортында урнаша, 1976 елда махсус бина төзелә), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Бахта I (болгар чоры) һәм II (Буралы курган культурасы), «Изгеләр өсте» дип аталган борынгы болгар каберлеге урыны табыла.
Н.В.Григорьев (1923–2007) – партия-хуҗалык хезмәткәре, ТАССРның атказанган ветеринария табибы, Казан ветеринария институты проректоры (1979–1985), беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;
Т.С.Минкин (1898–1980) – ветеринария фәннәре докторы, ТАССРның, Казахстан ССРның атказанган фән эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;
В.Е.Минкина (1918–2011) – актриса, ТАССРның, РСФСРның халык артисты.
1782 елда – 78 ир-ат;
1859 елда – 596,
1897 елда – 656,
1908 елда – 759,
1920 елда – 977,
1926 елда – 990,
1938 елда – 769,
1949 елда – 662,
1958 елда – 598,
1970 елда – 538,
1979 елда – 415,
1989 елда – 273,
2002 елда – 313,
2010 елда – 275,
2021 елда – 225 кеше (керәшен татарлар – 93%, руслар – 7%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.