Тарихы

Авыл 1565−1567 еллардан “чувашенин” Мәмдәл Исламов “ с товарищи” авылы буларак билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы татарлар), 30% тирәсе чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, он тарту кәсепчелеге таралган була.

Мөселманнар Күгәй авыл мәчете мәхәлләсенә карый.

XX йөз башында Рус Исламы белән бер авылны тәшкил итә, мөселман гыйбадәт йорты, 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 664 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Норлат авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл чишмә” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл − зурайтылган Калинин исемендәге (үзәк утары Косякау авылында), 1977 елдан − “Норлат” җиләк-җимеш питомнигы (үзәк утары Норлат авылында, 1994 елдан “Норлат” күмәк предприятиесе), 2002 елдан “Тауиле” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында (кырчылык, терлекчелек).

Мәдәният

“Изге Касыйм” мәчете эшли (2012 елдан), төзекләндерелгән шул исемдәге чишмә бар (аның суы җирле халык арасында дәвалау үзлегенә ия дип исәпләнә).

Авылда чишмә бәйрәме үткәрелә.

Халык саны

1782 елда — 99 ир заты;
1859 елда — 433,
1897 елда — 704,
1908 елда — 735,
1920 елда — 853 (1859−1920 еллардагы мәгълүматлар Рус Исламы авылы белән бергә бирелә),
1926 елда — 234,
1938 елда — 228,
1949 елда — 187,
1958 елда — 154,
1970 елда — 140,
1979 елда — 130,
1989 елда — 81,
2002 елда — 97,
2010 елда — 86,
2017 елда — 77 кеше (татарлар).