Биографиясе

Чернигов губернасы, ? — 1811 елның 20 октябре, Екатеринослав шәһәре.

Харьков коллегиумын, Киев руханилар академиясен тәмамлый. Ярославль руханилар семинариясендә укыта, 1762 елдан Вятка руханилар семинариясе префекты. 1771 елдан монахлыкта.

1772–1787 елларда Казан руханилар семинариясе ректоры һәм Казан Спас-Преображение монастыре настоятеле.

1787 елдан — Мәскәү янындагы Яңа Иерусалим монастыре, 1796 елдан Мәскәүдәге Донской монастыре башлыгы. 1794 елдан Әстерхан һәм Ставрополь епискобы, 1796 елдан — архиепискобы, 1805 елдан Екатеринослав һәм Херсон архиепискобы.

Платон җитәкчелегендә Казан руханилар семинариясендә укыту күзгә күренеп яхшыра.

Аның тарафыннан 1782 елда төзелгән «Казан епархиясенең борынгы ядкәрләре һәм үткәндәге хәлләре» («Сборник древностей Казанской епархии и других приснопамятных обстоятельств») хезмәте (1868 дә дөнья күрә) Казан һәм Казан епархиясе тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып тора.

Н.М.Бантыш-Каменскийга юллаган хатында Платон 1774 елның июнендә Е.И.Пугачёв гаскәрләренең Казанга һөҗүмен тәфсилләп сурәтли.

Хезмәтләре

Иерархии Вятская и Астраханская. М., 1848.

Әдәбият

Можаровский А.Ф. Платон Любарский. К., 1870;

Липаков Е.В. История Казанской духовной семинарии. К., 2007.

Автор  — Е.В.Липаков