Биографиясе

1927 елның 7 июле, Арча кантоны Казанбаш авылы — 2000 елның 14 июле, шунда ук.

ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының колхоз рәисләрен әзерләү буенча Татарстан урта авыл хуҗалыгы мәктәбен (1953), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1969) тәмамлый.

1941–1986 елларда Арча районының «Известия» колхозында эшли, рәисе (1953 елдан).

1986 елда 1953 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда бөртекле культураларның уңышы 6,2 тапкыр, бәрәңге — 37, тамыразыклар — 5,5, яшел масса өчен кукуруз — 6,2 тапкыр арта; уртача еллык савым һәр сыердан 1,9 тапкыр, һәр сарыктан йон алу — 2,3, мөгезле эре терлекнең артымы — 3,3, тулай продукциянең бәясе — 7, товар продукциясенең бәясе — 13,9 тапкыр арта.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и Полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.

Автор — И.Н.Афанасьев