Өлгергәндә башагы үзәге бүлгәләнгән башакчыкларга таркала. Суктырганнан соң тулы башаклары кала, алардан бөртекләр алга таба коеп төшерү юлы белән аерыла.

Тиз өлгерешле, корылыкка һәм авыруларга чыдам.

Кимчелекләре: уңдырышлылыкка таләпчән, башаклары коелучан, суктырганда кибәге күп чыга (гомуми үлчәүнең яртысына кадәр), икмәк пешерү сыйфатлары түбән.

XIX йөз уртасы – XX йөз башында Казан губернасында крестьяннар басуларында игелә. Ярма өчен, кайчакта атларга азык өчен үстерелә.

1960 елларда Татарстан территориясендә борайның язгы чәчүлекләре зур булмаган мәйданнарны били. Хәзерге вакытта игелми.

Селекция өчен кыйммәтле башлангыч материал.