Биографиясе

1900 елның 15 июле, хәзерге Кама Тамагы районы Даныш авылы – 1941 ел.

1922 елдан Кызыл Армия сафларында. 1926 елда Казанда берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбен, 1928 елда Мәскәүдә хәрби-сәяси курсларны тәмамлый.

Урта Азиядә 1932 елга кадәр политрук, соңыннан рота командиры. 1936 елда Ленинград хәрби-сәяси академиясен тәмамлаганнан соң, Казандагы укчы полкта инструктор, соңыннан хәрби комиссар.

1939–1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. Укчы дивизиянең сәяси бүлеге җитәкчесе сыйфатында Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтның алгы сызыгында сугыша, күп тә үтми, һәлак була.

Иҗаты

Беренче әсәрләре 1920 еллар башында басыла. М.Әблиев – «Минем дустым сугышта» (1922) хикәясе, «Итекче кызы» (1928), «Ком улы» (1929) повестьлары, «Ике туй» (1925), «Лейтенант» (1940) пьесалары авторы.

М.Әблиевне драматург буларак таныткан әсәр – «Шәмсекамәр» драмасы (1936). Ул Татар академия театрында 1938 елда, кабат 1998 елда куела, Татарстанның башка театрларында да уйнала. Пьесада революциягә кадәрге татар авылы тормышы, татар хатынының фаҗигале язмышы тасвирлана.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.

Гиниятуллина А.К. Писатели Советского Татарстана: биобиблиографический справочник. Казань, 1970.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин