Ургыдының сул кушылдыгы (Минзәлә елгасы бассейны).

Озынлыгы 10,2 км, бассейнының мәйданы 60,2 км2. Елга башы Тукай районының Князево авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Минзәлә районының Хуҗамәт авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 195 м, тамагыныкы – 85 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 21%.

Буклы елгасының 0,5 тән алып 9,2 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,66 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 105 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,04 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12 мг-экв/л һәм аннан күбрәк). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 700 мг/л га кадәр.

Буклы бассейнында гомуми күләме 3,1 млн м3 булган 2 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.