Рус телендә газета 1929 елдан чыга.

Башлангыч исеме – «Пресс», 1935 елдан  – «Зеленодольский рабочий», 1964 елдан – хәзерге исемдә.

«Подсолнух» (1997 елдан), «Золотое время» (2012 елдан) кушымталары чыгарыла.

1929 елда рус басмасы белән бергә татар варианты чыга башлый, 1933 елдан «Зеленодол эшчесе» дип аталган мөстәкыйль басмага әверелә.

1960 еллар уртасыннан 1990 еллар башына кадәр «Идел ягы» дубляжы («Поволжье») басыла.  

1995 елдан «Яшел Үзән» газетасы чыга.

«Яшел Үзән» мәгълүмат үзәге ТВ «ЗеД» телекомпаниясен (1991 елдан эфирда), «Наш Зеленый Дол» (1994 елдан) һәм «Все ОКей» (1999 елдан) газеталарын берләштерә.