Биографиясе

1944 елның 5 февралендә Мәскәү шәһәрендә туган.

Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесын тәмамлый (1966 ел). 1966–1994 елларда (бүленеп) СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының 1 нче Баш идарәсендә, Россия Федерациясенең Тышкы разведка хезмәтендә эшли.

1971–1974 елларда – СССРның АКШтагы илчелегендә, 1979–1983 елларда – СССРның Швециядәге илчелегендә, 1987–1990 елларда СССРның Финляндиядәге илчелегендә пресс-атташе, секретарь.

1994–1998 елларда Россия Федерациясенең Тышкы разведка хезмәте директоры урынбасары. 1998–1999 елларда «Росвооружение» дәүләт компаниясе генераль директоры.

1999–2000 елларда Россия Федерациясе Сәүдә министрының беренче урынбасары, 2000–2001 елларда Россия Федерациясе Фән, сәнәгать һәм технологияләр министрының беренче урынбасары. 2001–2007 елларда Евразия икътисади бергәлегенең генераль секретаре. 2007–2008 елларда – Россия Федерациясе Президентының Көньяк округындагы, 2008 елдан Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, Почет ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Е. Б. Долгов