Биографиясе

1951 елның 4 июнендә Чуаш АССРның Шумерля шәһәрендә туа.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1974), Республика клиник хастаханәсендә эшли.

1977 елдан Казан медицина университетының патологик анатомия кафедрасында.

Петров җитәкчелегендә «Морфологик диагностикада заманча технологияләр» («Современные технологии в морфологической диагностике», 2001) республика үзәге оештырыла.

Хезмәтләре диагностиканың иммунологик, гистологик, химик ысулларына карый.

Хезмәтләре         

Функциональная морфология инволютивных изменений мужских половых желёз // Архив патологии. 1976. № 10;

Лимфоидная инфильтрация раковых опухолей и её прогностическое значение // Казан. медицина журн. 1987. № 3;

Медицинский диагноз: Метод. пособие. К., 1996.