Чыгу урыны һәм вакыты

1912 елның 18 ноябреннән 1915 елның 6 декабренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 153 саны чыга.

1914 елның 1 ноябреннән әбунәчеләргә «Казанская жизнь» газетасына кушымта буларак таратыла.

Наширләре – И.А.Скворцов, аннан соң Н.А.Ильин; мөхәррире – И.А.Скворцов.

Юнәлеше

Журнал битләрендә башкала һәм Казан язучыларыннан А.А.Блок, С.М.Городецкий, М.А.Волошин, Ю.А.Еленев, Л.В.Никулин, А.Ф.Мантель һәм башкаларның әсәрләре басыла.

Петроград һәм Мәскәүнең А.Н.Бенуа, А.Ф.Гауш, Д.Н.Кардовский, К.С.Петров-Водкин, А.П.Остроумова-Лебедева, Н.К.Рерих, П.Т.Сенников-Сперанский һәм башкалар күренекле рәссамнары әсәрләренең репродукцияләре, тәнкыйть язмалары басыла.

«Жизнь» рус һәм чит ил сәнгатендәге яңа агымнар белән таныштыра. Идея-әхлак, эстетик тәрбия мәсьәләләренә зур игътибар бирә.

Редакция үз укучыларын борынгы истәлекләрне саклау турында кайгыртырга чакыра. Казанның истәлекле урыннарына багышланган иллюстрацияләнгән очерклар сериясендә тарихи һәйкәлләр турында кызыклы мәгълүматлар бирелә. Шулай ук Казан тормышының төрле мәсьәләләренә, шул исәптән медицина һәм халык мәгарифенә кагылышлы мәкаләләр дә урын ала.

«Белдерүләр» бүлегендә Казанда үткәреләчәк әдәби-музыкаль һәм хореографик кичәләрнең алхәбәрләре игълан ителә.

1914 елның 27 октябреннән 8 декабренә кадәр «Жизнь» журналы телеграммалары» (иртәнге һәм кичке чыгарылышлар) басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова