- РУС
- ТАТ
Актуаль проблемалар һәм аларны чишү юллары
Дөнья экопродукция базарына чыгу, шулай ук эчке базарны үстерү өчен экологик чиста туклану продуктларын җитештерергә шартлар эшләргә һәм аның дөнья стандартларына туры килә торган тиешле сертификациясен гарантияләргә кирәк. Дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән законнар чыгаруга хокуклы норматив базаның булмавы Россиядә экологик чиста продукция базарын үстерүне тоткарлаучы фактор булып кала. Сертификация системасын туфрак торышын, кулланылган ашламаларны, агротехник чараларны, терлек азыгын, терлекләрнең рационнарын, ветеринария-санитар иминлекне, продукцияне саклау, төяп җибәрү һәм эшкәртүне, начар сыйфатлы товарны сату һәм утильләштерүне контрольдә тотудан һәм әһәмиятенә карап төзергә кирәк. Республика программасын тормышка ашыру өчен чараларның алгоритмы (геомәгълүмат, агрохимик, агротехник, зооинженерлык, ветеринария-санитар, экология-гигиена, технология һәм мәгълүмати) эшләнгән, шулай ук беренче тапкыр зоналарны аерып территорияләрнең агроэкологик районлаштыру картасы булдырыла: экологик иминлек, экологик норма һәм экологик куркынычлылык.
Сылтама ясау өчен: Ильязов Р.Г., Гогин В.А., Бармин В.И. Создание региональной системы производства, мониторинга, менеджмента и сертификации экологически безопасных продуктов питания в Республике Татарстан: актуальные проблемы и пути их решения // Научный Татарстан. 2014. №1. С.158–166.
Авторлар турында: Роберт Гыйниятулла улы Ильязов, биология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы; Валерий Алексеевич Гогин, Владимир Ильич Бармин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.