Тарихы

1680 елдан рус чыганакларында Починок на пустоши Бахты Враг исеме белән мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 738 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Олы Нырсы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Очкын» колхозы оештырыла. Якынча 1954 елдан соң Булганин исемендәге колхозда (Субаш авылы – үзәк утар, шулай ук Борчаклы Яз авылы да керә), 1957 елдан –Сталин исемендәге (үзәк утары – Үзәк поселогы, 1962 елда исеме Ленин исемендәге совхозга үзгәртелә), 1965 елдан –«Җәлил» (үзәк утары – Олы Нырсы авылы) совхозларында. 1996 елдан «Нырсы» авыл хуҗалыгы берләшмәләре ассоциациясе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2022 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (2013 елдан Олы Мәтәскә урта мәктәбе филиалы).

Авыл янында археология истәлекләре – Тәмте авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре), эпиграфика истәлеге – Тәмте каберташы (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер) табыла.

Халык саны

1782 елда – 57 ир-ат;
1859 елда – 307,
1897 елда – 476,
1908 елда – 563,
1920 елда – 557,
1926 елда – 555,
1938 елда – 543,
1949 елда – 539,
1970 елда – 263,
1979 елда – 200,
1989 елда – 102,
2002 елда – 46,
2010 елда – 35,
2020 елда – 23 кеше (керәшен татарлар).