Эчтәлек

Казан төбәгендә Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы заманнарыннан билгеле. XVIII–XIX йөзләрдә Казан, Лаеш, Спас, Зөя һәм Чистай өязләрендә киң тарала.

Тимерчелек кәсебе үзәкләре — Казан губернасының Казан өязендәге Чабакса, Олы Дәрвишләр, Биектау, Киндерле, Самосырово авыллары. Гадәттә, аерым гаиләләр шөгыльләнгән. Россия хакимияте Урта Идел буендагы рус булмаган халыкларга тимер эшкәртүне һәм металлдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүне тыю сәбәпле, тимерчелек кәсебе татарларда артык зур урын биләми, көнкүреш ихтыяҗларына (комганнар, самоварлар, савыт-саба) һәм җирле базарга юнәлдерелгән була.

XIX йөз ахырында тимерчелек эшендә 12608 кеше теркәлгән, шулардан 12112 се руслар. НЭП елларында тимерчелек кәсебе татарлар арасында тиз үсә башлый, мәсәлән, 1928–1929 елларда Минзәлә кантонында 231 тимерченең 136 сы татар була. Фабрика-заводлар җитештергән әйберләр киң таралу һәм кәсепчелек артельләре таратылу сәбәпле, 1930–1950 елларда юкка чыга.

Әдәбият

Кустарные и отхожие промыслы в Казанской губернии // Изв. Имп. русского геогр. об-ва. СПб., 1875, Т. 11; 

Победоносцев И.Ф. Мелкая промышленность Мензелинского кантона // Тр. об-ва по изучению Татарстана. К., 1930, Т. 2; 

Димитриев В.Д. Заповедные товары и запрет кузнечного и серебряного дела в национальных районах среднего Поволжья в XVII в. // Вопр. истории Чувашии. Чебоксары, 1977. Чыг. 73; 

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала (сер. XIX — нач. XX в.). К., 1995; 

Халиков Н.А. Промыслы и ремёсла татар Поволжья и Урала (сер. XIX — нач. XX в.). К., 1998.