Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кривошеина авылы буларак та искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы чорында халкы Е.И.Пугачев ягында актив катнаша.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, 3 ярма яргыч, 3 икмәк киптергеч эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1864,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Калмия авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «1 Май» колхозы оештырыла. 1953 елдан авылда – Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Калмия авылы), 1954 елдан – «Искра» колхозы, 1996 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (1933 елдан, 2019 елдан – яңа бинада), мәчет (2000 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Гәрәй (1931–1999) – шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре; Минзәлә үзәк китапханәсендә шагыйрьнең музее ачылган (2021);

Б.С.Ситдыйков (1931–1981) – геолог, геология-минералогия фәннәре кандидаты, Идел-Урал төбәге фундаменты картасы авторы.

Халык саны

1816 елда – 272,
1859 елда – 625,
1870 елда – 696,
1884 елда – 852,
1897 елда – 969,
1906 елда – 1181,
1913 елда – 1125,
1920 елда – 1149,
1926 елда – 823,
1949 елда – 525,
1958 елда – 362,
1970 елда – 394,
1979 елда – 335,
1989 елда – 191,
2002 елда – 200,
2010 елда – 174,
2020 елда – 153 кеше (татарлар).