Биографиясе

1936 елның 15 февралендә Уфа шәһәрендә туган.

1960 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1960–1988 елларда Технология һәм хезмәтне оештыру фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында эшли, баш фәнни хезмәткәр (1986 елдан).

1988 елдан Казан техник университетында, микроэлектрон аппаратуралар конструкцияләү һәм җитештерү кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очкыч аппаратлар һәм двигательләр җитештерү һәм эксплуатацияләү барышында зыянсыз контроль ясый торган электрон чараларга карый. В.Г.Сәеткулов двигательләр һәм катлаулы формалы детальләргә ультратавыш контроле алымнарының теоретик нигезләрен эшли. Нефть чыгарганда катлам басымын саклау өчен кудырыла торган судагы нефть һәм эленмә кисәкчекләр күләмен контрольдә тоту; газ турбиналы двигатель калаклары ресурсын ультратавыш белән бәяләү мәсьәләләрен хәл итә. В.Г.Сәеткулов тәкъдим иткән приборлар, автоматлаштырылган системалар һәм роботлы комплекслар авиация һәм нефть-газ чыгару сәнәгате предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 43 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

«Почет билгесе» ордены; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсы медальләре белән бүләкләнә.

СССРның спорт остасы (1958, байдаркада йөзү).

Хезмәтләре

Исследование погрешности импульсных толщиномеров с совмещённым преобразователем при контроле клиновидных слоёв. М., 1975 (автордаш).

Контроль толщины стенок клиновидных профилей импульсными толщиномерами с трёхэлементным преобразователем. М., 1977 (автордаш).

Основы проектирования электронных средств. Казань, 2008 (автордаш).