Урнашуы, саны

ХХ йөз башында 52,7 мең кеше исәпләнә, Пермь губернасының Пермь, Оса, Красноуфимск һәм Көнгер өязләрендә тупланып яшиләр.

XVII–XVIII йөзләрдә Пермь татарлары «Көнгер татарлары» (өяз үзәге – Көнгер шәһәре исеменнән) буларак та билгеле.

XXI йөз башында Пермь татарлары, асылда, Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә яшиләр.

Язу

Пермь татарларының язуы Казан татарларыныкы шикелле үк – рус алфавиты нигезендә.

Дин

Дин тотучы Пермь татарлары – мөселман-сөнниләр.

Тарихы

Пермь татарлары формалашуда Сылва археол. культурасы белән бәйле угор (ихтимал, төрки-угор) халыклары төркеме әһәмиятле роль уйный.

XV йөз – XVII йөз башы рус чыганакларында әлеге төркем «остяклар» (татарча – иштәк сүзеннән) дип искә алына. Остяклар нугай бәкләренә буйсынган аерым этносәяси берләшмә (Остяклар, яисә Костяклар, җире) рәвешендә Казан ханлыгы йогынтысында булалар.

Пермь татарларының тагын бер мөһим этник компоненты булып Пермь төбәге халкының нугай-кыпчак төркеме санала, моны шәҗәрә язулары, тарихи риваятьләр һ.б. тарихи-этнографик материаллар да раслый.

Пермь татарлары оешуда XVI йөзнең 2 нче яртысы – XVII йөз башында Урта Идел буеннан Пермь төбәгенә күчеп килгән Казан татарлары (өлешчә мишәрләр дә) сизелерлек роль уйный. Казан татарлары Пермь татарларының этносәяси һәм этномәдәни үсешенә зур йогынты ясыйлар.

Мәдәни-көнкүреш үзенчәлекләре буенча Пермь татарлары Мулла, Көнгер, Танып һәм Красноуфимск дип аталган 4 төркемчәгә бүленә. Пермь татарларына кардәш кайбер татар телендә сөйләшүче төркемнәр (мәсәлән, Пермь өлкәсенең Барда районында яшәүчеләр) рәсми яктан башкортлар булып исәпләнә.

Пермь татарларын татарларга һәм башкортларга аеру юк, бары элеккеге географик һәм нәсел-ыру бүленешенә карап, Гәйнә һәм Көнгер төбәкләренә аерып карау яшәп килә, шунлыктан бу аеру бик тә шартлы булып тора.

Әдәбият

Пермские татары. Казань, 1983.

Историческая этнография татарского народа. Казань, 1990.

Татары. М., 2001.

Автор – Д.М. Исхаков