Республика «Зенит» ирекле спорт җәмгыяте 1937 елда оештырыла, 1957 елда бетерелә һәм 1967 елда яңадан эшли башлый.

«Зенит» җәмгыятендә спортның чаңгыда узышу, җиңел һәм авыр атлетика, бокс, көрәш (грек-рим, ирекле, дзюдо), тимераякта шуу, җилкән, су (моторлы), ориентлашу, футбол («Рубин» СК), регби («Стрела» СК), гандбол (Воровский исемендәге СК), алкалы хоккей (Урицкий исемендәге СК), туплы хоккей («Ракета» СК) кебек төрләре үсеш ала.

СССРның 5 халыкара класслы спорт остасы, 208 спорт остасы әзерләнә.

Иң яхшы тренерлар һәм спортчылар – Җ.Б.Гафиятуллин, В.А.Елфимов, И.Ш.Ибниәминов, В.В.Краснов, С.Г.Минин, А.В.Муравьёв, Г.Г.Мөхәммәтов, В.И.Осипов, И.И.Переведенцев, А.Г.Романов, Н.И.Сентябрёв, С.Ф.Тимофеев, А.К.Хаматов.

1987 елда «Зенит» үзенең эшчәнлеген туктата (кара Профсоюзлар физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан Республика советы).