Эчтәлек

Өчпочмак әзерләгәндә эчлек, пәрәмәч ясагандагы кебек үк, башка шуңа охшаш ризыклардан аермалы буларак, чи килеш салына.

ХХ йөз башыннан өчпочмак бәйрәм табынының төп сыйларыннан исәпләнә, шулпа белән яисә чәй янына бирелә.

Хәзерге вакытта өчпочмак, Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә, аеруча Идел һәм Урал буенда, бик популяр санала.

Әдәбият

Пища // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. Казань, 1967.

Татарская кухня. Казань, 1985.

Мухамедова Р.Г. Пища и домашняя утварь // Татары. М., 2001.