Биографиясе

Гомер еллары: 1490 тирәсе – 1545 ел. Ширин ыругыннан.

1519 елда Мәскәүдә кенәз Василий III белән Казан тәхетенә Шаһгалине чакыру турындагы сөйләшүдә катнашкан бәк-морзаларның берсе. Шаһгали хан булганда, Булат Ширин сарайда зур урын били. 1521 елда Шаһгали тәхеттән куылгач, дәрәҗәсен югалта. 1530 елда рус гаскәре һөҗүм иткәндә Казанны саклауда катнаша.

1531 елда Сафагәрәйне тәхеттән төшерүне, хан итеп Җангалине (1531–1535) чакыруны оештыра. Җангали заманында әмир итеп билгеләнә, Казан ханлыгының рәсмиләштерелмәгән идарәчесе була.

Ханлыкның мөстәкыйль дәүләт булып калуы һәм затлы нәсел аксөякләренең хакимиятен ныгыту өчен көрәшә. 1535 елның сентябрендә, Мәскәү йогынтысын чикләү ниятеннән, Җангалине тәхеттән төшерә, ханлыкка Сафагәрәйне чакыра. Сафагәрәй диванында олы карачы бәк була (1536–1545), ханлык түрәләре эшчәнлегенә җитәкчелек итә.

1545 елда Сафагәрәй ханның шәхси хакимияте көчәюдән шикләнеп, аңа каршы фетнә оештыра. Фетнә ачыла һәм анда катнашучылар җәзалап үтерелә.

Чыганаклар

Казанская история. М. – Л., 1954.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Автор – И.Л.Измайлов