- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (17.12.1941, үлгәннән соң)
1915 елның 17 октябре, Казан губернасы, Цивильск өязе (хәзерге Кайбыч районы) Иске Тәрбит авылы — 1941 елның 29 ноябре, Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре.
Мәктәпнең җиде сыйныфын һәм эшче яшьләр мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган авылында колхозда эшли. 1934 елда Мәскәү өлкәсенең Шатура шәһәренә күчеп килә, анда рабфак тәмамлый, «Шатурский гидроторф» трестының электромеханика цехында слесарь, бораулау вышкаларын урнаштыру буенча техник булып эшли.
1937 елдан Кызыл Армиядә. Ерак Көнчыгышта танкист булып хезмәт итә.
Горький хәрби-сәяси училищесен тәмамлый (1941).
Хәрби хезмәткә чакырылганчы, бораулар вышкасы урнаштыру буенча техник булып эшли.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче аерым армиянең 46 нчы танк бригадасы 46 нчы танк полкында рота политругы. Көнбатыш, Үзәк һәм Волхов фронтлары гаскәрләре составында Брест юнәлешендәге оборона сугышларында (1941), Тихвин оборона һәм һөҗүм операциясендә (1941) катнаша.
1941 елның 29 ноябрендә Ленинград өлкәсе Тихвин районы Кордон Спасский торак пункты янындагы сугышта батырлык күрсәтә. М.К.Кузьмин танкы сафтан чыга. Соңгы патронына кадәр атып бетерә һәм танкта янып һәлак була.
Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.
М.К.Кузьмин каберендә обелиск урнаштырыла. Тихвин шәһәрендәге бер урам Кузьмин исемен йөртә, йортларның берсенә мемориаль такта эленә. Түбән Новгород шәһәрендә Мәңгелек ут янындагы стелага Герой исеме чокып язылган; М.К.Кузьмин укыган мәктәпкә (Иске Тәрбит авылы) аның исеме бирелә.
М.К.Кузьмин бюсты Апас шәһәр тибындагы поселогында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган мемориаль комплекста урнаштырыла.
Геройның исеме Казан һәм Түбән Новгород шәһәрләренең Җиңү паркында мәңгеләштерелгән. Тихвин шәһәре урамына һәм Иске Тәберде авылы мәктәбенә аның исеме бирелгән.
Твои герои, Ленинград. Ленинград, 1970;
Тюльников Л.К., Басович Я.И. Герои Советского Союза – горьковчане. Горький, 1981;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 437, 462;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 90.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.