1920 елның 7 июле, Казан – 2001 елның 17 августы, шунда ук.

1940 елда Казан музыка училищесен тәмамлый (И.Әүхәдиевта – скрипка, Ю.Виноградовта композиция классы).

1940–1946 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1942 елда Ульянов шәһәренең В.И.Ленин исемендәге гвардия югары танк командирлары училищесен, 1952 елда Казан консерваториясен (А.Леманның композиция классы) тәмамлый.

1951–1956 елларда Казан музыка училищесендә укыта.

1956–1957 елларда Татар опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире.

1957–1970 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә эшли, Казан, Минзәлә, Чаллы шәһәрләрендә үзешчән сәнгать коллективлары белән җитәкчелек итә.

Бакировның иҗади эшчәнлеге 1937 елда язылган, халыкта киң популярлык казанган «Иртәнге серенада» җыры (Х.Вахит шигыре, беренче башкаручысы – Н.Даутов) белән башлана.

Композиторның иҗаты жанр байлыгы белән аерылып тора. Симфония һәм инструменталь-камера әсәрләре, виолончель һәм фортепиано өчен сонатинадан башлап, оркестр өчен язылган күләмле әсәрләре («Су анасы» симфоник поэмасы, өч балет сюитасы һәм башкалар) күренекле башкаручылар һәм коллективлар репертуарында ныклы урын ала.

Бакировның иң уңышлы әсәре – «Алтын тарак» балеты (1957), яңа редакциясе – «Су анасы» (1971) – Г.Тукайның шул исемдәге әкиятенә нигезләнеп языла. Ул музыкаль образларның байлыгы, композиторның хореография сәнгатенең үзенчәлекләренә тирән үтеп керә алуы нәтиҗәсендә танылган татар балетларының берсенә әверелә.

Бакиров – җыр жанрының остасы. 1950–1960 елларда иҗтимагый-сәяси тематика циклын – «Ленин турында җыр» (М.Садри шигыре), «Совет Армиясе турында җыр» (С.Хәким шигыре), «Тынычлык һәм дуслык иле», «Илем лачыны» (Г.Зәйнашева шигырьләре) әсәрләрен иҗат итә. Композиторның лирик җырлары – «Кемгә сөйлим серләремне?» (Ф.Кәрим шигыре), «Әйткән идең» (Х.Туфан шигыре), «Кыр казлары киткәндә» (Р.Гәрәй шигыре) һәм башкалар аеруча киң таныла.

Бакировның иҗатына моң байлыгы, милли чалымнарның ачыклыгы һәм музыкаль теленең демократизмы, Татарстанда композиторлык сәнгатенә нигез салучыларның иң яхшы традицияләренә тугрылык саклау хас.

Бакировның иҗади һәм җәмәгать эшчәнлеге күпкырлы: ул актив рәвештә музыкаль мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, Татарстан, Идел буе һәм Урал төбәге республика һәм өлкәләренең иҗади һәм фәнни оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

Бакиров беренчеләрдән булып татар гомуми белем бирү мәктәпләрендә музыка укыту методикасын эшләүгә керешә.

Төп әсәрләре: «Тукай» операсы (1983, куелмаган); «Тальян моңы» (1962), «Беренче факел» (1970) музыкаль комедияләре; «Су анасы» симфоник поэмасы (1952); «КамАЗ» увертюрасы (1974); балет сюиталары (1975, 1976); ТАССРның 30 еллыгына багышланган кантата (1950); «Кама киңлекләрендә» ораториясе (1972); инструменталь-камера әсәрләре, драма спектакльләренә музыка, ялгыз җырлау һәм хор өчен 300 гә якын җыр.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1973).

Әсәрләре

Үзем турында үзем // Азат хатын. 1969. № 8;

Җыр һәм музыка дәресләре. К., 1970;

Сайланма җырлар. К., 1990.

Әдәбият

Хәйруллина З. Әнвәр Бакировка 60 яшь // Казан утлары. 1980. № 7;

Рахманкулов Ш. Композитор һәм педагог // Совет мәктәбе. 1980. № 7;

Исанбет Ю. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986.