Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында Степное Дурасово авылыннан (хәзерге Самара өлкәсенең Келәүле районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Александровка исеме белән дә билгеле.

1864 елгы мәгълүматлар буенча, авылда сабын кайнату заводы һәм су тегермәне була. 1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 30 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Писмән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авлда “Сад Октября” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Лениногорский” совхозы, 1995 елдан “Лениногорский” күмәк предприятиесе составында.

Мәдәният

Авылда төзекләндерелгән “Таш чишмә” бар.

1989 елда авыл зираты үзәгендә 1918 елда Ак гвардия гаскәрләре белән сугышта һәлак булган Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе 27 нче дивизиясенең Невель һәм Орша полклары кызылармиячеләренең туганнар каберенә һәйкәл куела (мәдәни мирас объекты).

Халык саны

1859 елда – 291,
1889 елда – 177,
1900 елда – 329,
1920 елда – 317,
1926 елда – 374,
1938 елда – 241,
1949 елда – 228,
1989 елда – 67,
2002 елда – 61,
2010 елда – 63,
2017 елда – 105 кеше (руслар – 76%, татарлар – 24%).