Эчтәлек

Көзен, көннәр суытып, аяк асты катыргач, каз өмәсе яшьләр (нигездә, кызлар) бәйрәме рәвешендә күп кенә авыл өйләрендә уздырыла.

Ярдәмгә чакырылган яшьрәк кыз туганнар һәм күршеләр иртәдән көн уртасына кадәр кызык сүзләр сөйләшеп, җырлар җырлап, бергәләшеп каз-үрдәк йолкыйлар, эчләрен чистарталар.

Аннары кызлар эшкәртелгән каз түшкәләрен, 2–3 әрләп көянтәләргә элеп, чишмә буена чишмә суы белән чайкарга алып китәләр. Аларга балалар һәм еш кына матур итеп киенгән егетләр төркеме белән гармунчы да килеп кушыла.

Кызлар әйләнеп кайтуга йорт хуҗабикәсе табын әзерли: каз мае белән майланган коймак, чәй китерелә; ә кичкә каз һәм үрдәк итеннән, эч-башларыннан пешерелгән ризыклар (каз шулпасы, баш-аяк бәлеше) әзерләнә, өмәдә катнашучылар ашка чакырыла.

Шулай ук кара: Өмә.

Әдәбият

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа. Казань, 1984.

Уразманова Р.К. Семейные обычаи и обряды // Татары. М., 2001.

Автор – Ф.Ф. Гулова